Казанның 39нчы мәктәбенең ике укучысы «Минем шәҗәрәм» Бөтенроссия конкурсында җиңү яулады. Ул Бөек Җиңүнең 75 еллыгына багышланды. Быел конкурс онлайн форматта үткәрелде, шәхсән килүчеләр дә бар иде. Бу юлы бөтен илдән 150 дән артык гариза бирелгән. Йөзләгән кеше үз гаиләсенең нәсел агачын тәкъдим итте. Казаннан финалга чыккан Искәндәр Бәйрәмов белән Рамазан Әюпов Мәскәүгә «Сириус» белем бирү үзәгенә барачак. Аларны инде сәләтле балаларның Дәүләт ресурсына керткәннәр. Исегезгә төшерәм, мәктәп укучылары арасында “Минем шәҗәрәм» конкурсы берничә ел үткәрелә. Ул нефть компаниясенең мәгариф проектлары конкурсының грант акчасына уза.