Казанның 175нче мәктәбендә фаҗига вакытында имгәнгән кызны Мәскәү клиникасыннан чыгардылар.
Республика сәламәтлек саклау министрлыгының Матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, ул Казанга кайтарылган. Табиблар баланың хәлен канәгатьләнерлек дип бәяли. Бүген фаҗигадә зыян күргән тагын бер малайны чыгарырга әзерлиләр. Башкала клиникаларында тагын дүрт бала һәм өч олы кеше дәвалана. Моннан тыш, Балалар Республика клиник хастаханәсендә өч пациент дәвалануын дәвам итә. Аларның хәле тотрыклы.