Казаннан ике спортчы: Илья Шикшин белән Александр Динерштейн Россия Кубогы һәм Саха Республикасы башлыгының өстәл уены буенча беренче кубогы җиңүчеләре булдылар. Якутиягә турнирга бөтен Россиядән иң көчле уенчылар килде. Татарстан вәкилләре иң көчлеләр исемен раслады.
Җиңүче кубогы кыйммәтле — чиста көмештән ясалган, болан мөгезе элементлары һәм милли бизәкләр белән бизәлгән. Го уены буенча Якутия башлыгы Кубогында көндәшлек югары иде. Иң көчле уенчы исемен Казаннан күп тапкырлар Европа һәм Россия чемпионы Илья Шикшин раслады.
Зур ярышлар теплоходта узды. Турнирда катнашучылар Бөтендөнья мирасы исемлегенә кергән уникаль табигый һәйкәл -Юнеско — Ленские баганаларын карадылар. Күпләр монда булырга электән хыялланган.
Ярышларда 200 дән артык уенчы катнашты. ГО стратегик уен булса да, монда да иң көчлеләр генә җиңә.
Көнчыгыш хөкүмәтләр вәкилләре элек Го уены ярдәмендә ил белән идарә итәргә өйрәнгәннәр, үсеш стратегияләрен билгеләгәннәр. Озак вакытлар уен Көнчыгыш Азия илләрендә генә таралган була. 20 гасыр башында ул Көнбатышта да популярлаша. Хәзер дөньяда 60 миллионга якын кеше уйный.
Ерак Көнчыгыш мәктәпләрендә быел ук Го мәгариф программасына кертелергә мөмкин. Якутиядә аны балалар бакчасында ук уйныйлар. Ә шушы көннәрдә ГО Федерациясенең Якутия педагогика көллиятләре белән килешү төзүе турында күрсәтмә бирелде.
Мондый инновацияләр нәтиҗәләрен бер елдан соң – Саха Республикасы башлыгының икенче Кубогында күрергә мөмкин булыр. Ә Казан егетләре Кытай Халык Республикасы Илчесе Кубогына агымдагы елның октябрендә Мәскәүдә узачак киләсе турнирга әзерләнә.
Эльмира Исмәгыйлова, Татарстан яңалыклары.