Татарстан башкаласыннан еракта урнашкан районнарда да Конституциягә төзәтмәләр кертүгә тавыш бирү оешкан төстә башланды. Алты көн эчендә Баулы районының 75 проценты тавыш биргән.
Потапово-Тумбарлы авылындагы 1059 нчы участокта профилактиканың барлык чаралары да үтәлгән. Тавыш бирергә килгән һәр кешенең температурасы үлчәнә, бер тапкыр кулланыла торган битлекләр һәм перчаткалар, шулай ук ручка бирелә.
Комиссия әгъзаларына паспортны махсус дистанция калдырып күрсәтәләр. Участок комиссиясе әгъзалары сүзләренә караганда бүген дә халык актив.
Нина Семенова : «Һәр Россия гражданы Конституциягә төзәтмәләр кертү өчен тавыш бирергә тиеш дип саныйм. Бүген беренче булап килеп сайладым.»
Антонина Савельева: «Бүген бик истәлекле көн , сайлауга килдек. Конституциягә үзгәртмәләр кертү минем уйлавымча бик мөһим. Без төзәтмәләр кертүгә риза. Чөнки тормыш сыйфаты яхшырачак.»
1059 нчы сайлау участогы комиссиясе рәисе рәисе Михаил Дегтярев: «Бүген безнең тавыш бирүнең төп көне. Без конституциягә төзәтмәләр кертүгә үзебезнең участоктагы гражданнарның тавыш бирүе өчен җаваплы. Халык пандемия шартларындңа өере белән килмәсен өчен сайлау элегрәк башланды. Кайберләрен өйдә сайлады, күбесе монда киләбез диде. Шуңа көтәбез.»