1 августтан Казаннан Бакуга яңа авиарейс ачыла. Самолетлар дүшәмбе көннәрендә атнасына бер рейс ясаячак.
Очкыч Азәрбайҗан башкаласыннан җирле вакыт белән 12.20 сәгатьтә күккә күтәрелеп, 14.00 сәгатьтә 2 сәгать 40 минут эчендә Казанга килеп җитәчәк. Татарстан башкаласыннан исә 15.00 сәгатьтә кузгалып, 18.40 сәгатьтә Баку аэропортында булачак.
Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/kazannan-bakuga-yana-aviareis-acyla-5857890