+7(843)273-34-85 Казанлылар икмәк-күмәч һәм кондитер әйберләренең сыйфаты һәм куркынычсызлыгы, аларның яраклылыгы мәсьәләләре буенча консультация ала алачак. Республика халкының сорауларына Россия Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәләрендә күзәтчелек федераль хезмәтенең туклану гигиенасы буенча күзәтчелек бүлеге белгечләре җавап бирәчәк.
Кайнар линия 22-нче июньнән 6-нчы июльгә кадәр эшләячәк. Шалтыратулар эш көннәрендә 273-34-85 телефон номеры буенча кабул ителәчәк.
+7(800)555 49 43
Моннан тыш, мөрәҗәгатьләр өчен бердәм консультация үзәге эшли, шалтыратулар тәүлек буе 8(800)555 49 43 телефон номерына кабул ителә.