Казанлылар дистанцион рәвештә, онлайн режимда эшсезлек буенча хисапка баса һәм «Россиядә эш» порталы аша пособие түләүләрен рәсмиләштерә ала. Моның өчен дәүләт хезмәтләре сайтында расланган хисап язмасы кирәк — бу Бердәм идентификация һәм аутентификация системасында өченче дәрәҗә. Бу хакта бүген коронавирус инфекциясе таралуга каршы тору буенча штаб утырышында Мәгълүмати технологияләр һәм элемтә идарәсе башлыгы Рифат Ханнанов хәбәр итте.
Бу учреждениеләргә керү өчен цифрлы пропуск алырга, цифрлы пропусклар системасында теркәлү узу өчен 2590 номерына смс-хәбәр җибәрергә һәм чыгу өчен код алырга кирәк. Шулай ук теркәлү вакытында алынган код аша порталдагы шәхси кабинетка керергә мөмкин.
Исегезгә төшерәбез, бүгенге көндә Казанда 15 мең ирекле вакансия игълан ителгән.