Россиянең өченче башкаласы буларак танылып килүче Казанны үз иткән кунакларның саны быел дүрт миллионга җитәр дип фаразлыйлар. Кунаклар кайлардан килә? Бу өлкәдә өлгереп җиткән нинди проблемалар бар? Әлеге hәм башка сорауларга җавапны Казан экскурсоводлар гильдиясе әгъзасы Раушания Миңнуллина бирә. “Актуаль әңгәмә” сәхифәсен журналист Миңназыйм Сәфәров алып бара.