Тормышта көтелмәгән хәлләр дә очрый. Ярославль шәһәреннән Казанга кунакка килгән туристның да кинәт хәле начарая, Тиз арада республика клиник хастаханәсенә алып килеп, кичектергесез операция ясыйлар. Шулай итеп табиблар гомерен саклап калалар. Табибларның чираттагы батырлыгы хакында киләсе язмада.
Табиб сүзләре Елена Родинаны нык шатландырды. Әле берничә көн элек кенә, Казанга дуслары янына кунакка килгәч, хастаханәдә ятарм ын дип башына да китерми. Көтмәгәндә өянәге башлана, хәле авырая.
Республика клиник хастаханәсенә башка төбәкләрдән дә пациентлар күп килә. Күрше шәһәрләрдән дә, ерактан да төрле диагнозлар белән киләләр. Кешеләргә ашыгыч хирургия ярдәме кирәк булган очраклар күп.
Республика клиник хастаханәсе табиблары һәркемне кабул итәргә әзер. Моның өчен барлык шартлар да бар.
Валентина Васильева, Ирек Хәмидуллин, Татарстан яңалыклары.