Казанга 3 июнь көнне дөньяның төрле илләреннән 100 галим җыелачак. Алар Татарстанда үткәрелүче өч зур чарада-математика hәм киберфизик системалар буенча конференциядә, түгәрәк өстәлдә катнашырга җыена. Тулырак алдагы язмада.
2024 ел санлы технологияләр өлкәсендә чын-чынлап ыргылыш елы булырга тора. Нефть тармагы, энергетика, авиатөзелеш hәм хәтта космонавтика кебек өлкәләрдә дә санлы технологияләр алгы планга чыга. Ә хәзер төп бурыч-читтән кергән товарларны алыштыру hәм инженерияне алга чыгару.
Халыкара мультиконференция- киләчәктә алга чыгарга теләүчеләр өчен ышаныч ул. Чөки төгәл фәннәр бүген таяну ноктасы булып тора. Киберфизик сисмалар, модельләштер үсеш ала. Алар җитештерү өлкәсенә ярдәмгә килә, ә ясалма акыл инде әкият булудан туктады.
hәм бу юнәлешләр Татартстандагы әйдәп баручы югары уку йортлары өчен өстенлек булып тора. Университетлар нигезендә яшь галимнәр мәктәпләре оештырылган. Фәннәр академиясенең тагын бер яңа проекты- мәктәп укучылары өчен Менделеевскидагы инновацион үзәк.
Масштаблы мультиконференция Казанда 3 июньнән 7 июньгә кадәр узачак. Һәм шунда ук — Татарстанның 5 югары уку йортында. Ә көзен — Минскта кабатланачак.
Виктория Бояринцева, Дамир Мөхәммәтханов, Татарстан яңалыклары.