Бүген Казанга 25 яңа троллейбус кайтарыла. Җитештерүчеләр аларны экологиягә зыян китерми, идарә итүе җиңел дип, белдерә .
Троллейбуслар Минск автомобиль заводында чыгарылган. Анда урыннар саны арткан, хәзер 90 пассажирны йөртү мөмкинлеге бар, телефоннарны зарядкалау өчен җиһазлар, кондиционерлар урнаштырылган, ә мөмкинлекләре чикләнгән пассажирларга уңайлы булсын өчен троллейбуслар түбән идәнле итеп ясалган.