Казандагы барлык җәмәгать транспортында җылыту детальләрен алыштырачаклар, һәм янгын сүндерү өчен өстәмә җиһазлар урнаштыралар. Бу хакта матбугат конференциясендә Татарстан башкаласы Башкарма комитетының Транспорт комитеты рәисе Айдар Габделхаков сөйләде. Тузган электр җиһазларын һәм челтәрләрен алыштыру 31 декабрьгә кадәр төгәлләнергә тиеш. Җәмәгать транспорты хәрәкәтендә үзгәрешләр булса, моны вакытлыча күренеш дип карарга һәм аңларга кирәк. Исегезгә төшерәбез, ел башыннан Казанда өч трамвай, ә ноябрь ахырыннан бирле — 4 автобус янган иде.