Казандагы интернат-мәктәп укучылары алдында, инновацияләр һәм югары технологияләр дөньясы ачылды. Уку кабинетларын яңа җайланмалар, ягъни цифрлы такталар, сканерлар, өстәлләр белән җиһазладылар. Мәктәптә яңа программалар буенча дәресләр башланды инде. Аларда безнең хәбәрчебез дә булып кайтты.
Авыр уку көненнән соң бассейнга чумуы-чын ләззәт. Биредә укучылар ял итә, уйный һәм массаж ала, ә бу үзенчәлекле балалар өчен мөһим. Барлык зоналар да балаларның үсешен исәпкә алып ясалган. Интерактив комлыкта таулар ясыйлар яки система ярдәмендә алар вулканга яки сулыкка әйләнә. Логопед кабинеты да музыка һәм яктырткыч белән тулыландырылган.
Цифрлы укытуны логопедлар да куллана. Көзге каршындагы эш дәфтәрләре һәм көзге каршындагы күнегүләр артта калган. Дәреснең икенче өлешен интерактив өстәл янында үткәрәләр.
Уннарча үсеш программасы бер җайланмага тупланган. Дәресләр кызыграк була бара, әзерләнүе дә җиңел.
Мәгариф процессына укучылар үзләре дә цифрлаштыруны кертә ала. Моның өчен мөмкинлекләр тудырылган инде. Робот техникасы кабинетына яңа эшли башлаган һәм тәҗрибәле яшь программистлар өчен ике җыелма кайтарылган. Малайлар югары технологияләр белән шөгыльләнгәндә, кызлар йорт хуҗалыгын ничек алып барырга кирәклегенә өйрәнә
Җыелмалар һәм цифрлы җайланмалар Россия Президенты Владимир Путин инициативасы белән башланган «Мәгариф» ил проекты кысаларында сатып алынган. Заманча җиһазларга һәм өстәмә белем бирү кабинетларын ремонтлауга 4 миллион ярым сумнан артык акча тотылган.
Регина Сафиуллина, Владимир Юрков.