Казан шәһәре Яңа Савин районының “Татар телендә тәрбия һәм белем бирүче 208 нче катнаш төрдәге балалар бакчасы” мәктәпкәчә белем муниципаль бюджет учреңдениясе һәр елны бөек шагыйребез Габдулла Тукай туган көненә багышлап бер спектакль сәхнәләштерә. Быел мари халык әкияте “Яхшылык дәвалый” әсәре сәхнәгә менде. Режиссеры –татар теле укыту буенча тәрбияче Лилия Рәшит кызы Сәгъдиева. Тулырак Фәннур Хәсәнов видеоязмасында.
Мәктәпкәчә яшьтәге балаларга белем һәм тәрбия бирүнең төрле формалары арасында театр һәм театралләштерелгән уеннар аерым урын алып тора. Педагогика һәм психология белән бәйле проблемаларны чишүдә театр иң кулай эшчәнлек төрләренең берсе. Күп кенә бөек шәхесләр дә тәрбия чарасы буларак театрны атыйлар. Шуңа күрә дә бүгенге көн балалар бакчаларында театр түгәрәкләре эшләп килә
Театр эшчәнлегендә иң мөһим бурычларның берсе балаларны сәнгатькә тарту, зурлар белән аралашырга өйрәтү, җәмгыятьтә үз-үзен тота белеп,актив hәм сәләтле кеше булып үсүендә әһәмиятле роль уйный. Балалар үзләренә читтән карарга, партнёрлары белән килешенеп аралашырга, эш итәргә өйрәнәләр.
Халыкка дәрсе гыйбрәттер театр. Күңелдә йоклаган дәртне уятыр. Театр яктылыкка, нурга илтә,Кире юлга җибәрми, уңга илтә. Дөрес, киләчәктә театр белән шөгыльләнгән һәр бала да артист була дигән сүз түгел. Ләкин аларның күңелендә гомер буена барытик матур хатирәләр генә калачак.
Фәннур Хәсәнов, Альберт Сәфиуллин, Татарстан яңалыклары