Казанда Яшьләр туристик форумы старт алды. Бөтен Россиядән 240 катнашучы дүрт көн дәвамында туризм һәм медиа өлкәсендә әйдәп баручы экспертлар лекцияләрен тыңлый, осталык дәресләрендә катнаша. Шулай ук травел-блогинг, интерактив һәм белем бирү туристик программалары буенча үз проектларын тәкъдим итә. Катнашучылар Татарстан районнары буенча туристик маршрутның идеаль формуласын табарга тырыша. Җиңүчеләргә үз проектларын туристик базарда таныту мөмкинлеге, Россия буйлап сәяхәт итү өчен юлламалары бирелә.