Казанда яшь укытучыларны багышлау тантанасы узды. Адымнар күптелле мәктәбендә яшь белгечләр җыелды. Тантанада Россия Федерациясе мәгариф министры Сергей Кравцов катнашты. Тулырак алдагы язмада.
Казанда, «Адымнар — белемнәргә һәм татулыкка юл» күптелле мәктәбендә Татарстан мәгариф хезмәткәрләренең республика август киңәшмәсе кысаларында ел саен яшь мөгаллимнәрен «Укытучы» һөнәренә багышланган традицион чара узды. Тантаналы чарада Россиянең мәгариф министры Сергей Кравцов, Респбулика мәгариф һәм фән минитсры Илсур Һадиуллин катнашты.
Әлеге чара республикада 2016 елдан башлап, мөгаллимнең һөнәри абруен күтәрү, иҗади яшләрне һөнәри яктан яклау һәм үстерү, татарстанлыларның яңа буынын тәрбияләүдә аның тоткан ролен күрсәтү максатында уздырыла.
Тантанада республика мәгариф системасының 300дән артык вәкиле катнашты. Мәгариф өлкәсендәге күпьеллык хезмәтләре өчен республиканың иң яхшы укытучыларына истәлекле дипломнар тапшырылды.
Яшь педагоглар республика мәктәпләрендә эшкә керешүче барлык педагогик югары уку йортларын тәмамлаучылар исеменнән ике телдә рус һәм татар телләрендә ант иттеләр.
Зәлия Саттарова быел югары уку йортын тәмамлап, Арча раойның Лесхоз мәктәбендә музыка укытучысы булып эшли башлый. Мөгаллимлек һөнәре минем өчен бик абруйлы, мөһим һөнәр ди ул.
Исегезгә төшерәбез, быел Россиядә ,Президент Владимир Путин тарафыннан педагог һәм остаз елы дип иглан ителде, шулай ук Россия педагогикасына нигез салучы Константин Ушинскийның тууына 200 ел тулуга багышланган чаралар да үткәрү плнлаштырыла.
Ә инде тиздән, республиканың укытучылары, мәгариф һәм фән хезмәткәрләренең республика август киңәшмәсенең пленар утырышында ягни 16 августта Казанның «Бәшир Рәмиев” исемендәге ИТ-технопаркында очраша.