Казанда ягып җылыту сезоны 21 сентябрьдән башланырга мөмкин. Бу хакта башкарма комитетта узган эшлекле дүшәмбедә Казан мэры Илсур Метшин әйтте. Синоптиклар көннәр суытуны фаразлый. Шул сәбәпле, башкарма комитет җылылык бирү вакытын карый. Әлеге йөкләмә торак-коммуналь хуҗалыгы комитетына, Казан районнары хакимиятләре башлыкларына һәм башка җаваплы затларга бирелде. Август ахырында Казандагы йортларның 96 проценты ягып җылыту сезонына әзер иде.