Казанда ягу сезоны тәмамлана. Көннәрнең җылынуы сәбәпле, ягу сезоны ябыла. Җылыту сезоны 217 көн дәвам иткән, узган елда 218 көн тәшкил иткән иде.
Башта ягу сезонын 24 апрельдә төгәлләргә җыенган булганнар, көннәр салкын торгач, кичектерелгән. Быелгы ягу сезонына йомгак ясау һәм киләсе елгы җылыту сезонына әзерлек турында район һәм шәһәр штаблары утырышларында сөйләшәчәкләр.