Быел фестивальгә 44 илдән 625 гариза килгән иде. Татарстан 40лап кинокартина тәкъдим иткән, шуларның 14е программага кертелде. Алар арасында Розалия Зәкиеваның Безнең телардиокомпания белән берлектә төшерелгән фильмы да бар. Ул кемгә багышланган, аны тәкъдир итү ничек үтте. Бу хакта тулырак хәбәрчеез Алия Галиуллина язмасында.
Башкалабызда 18нче Казан халыкара мөселман киносы фестивале узды. Теләге булган һәр кеше фильмнарның режиссерлары һәм актерлары белән иҗади очрашуларда катнашу мөмкинлеге бар иде. Тамашачыларга шәһәрнең тугыз мәйданчыгында конкурс һәм конкурстан тыш программалар тәкъдим ителде. Алар арасында Бөек рәссам Бакый Урманчыга багышланган фильм да бар.
Шигрияттә Габдулла Тукай, композиторлар арасында Сәлих Сәйдәшев, ә рәсем сәнгатендә Бакый Урманчы ди Галерея Хәзинә дип исменләнгән фильм, режиссер Розалия Зәкиева.
Фильм конкурстан тыш программада күрсәтелде. Ул Бөек рәссам Бакый Урманчыга багышланган. Аның иҗатында ислам дине чагылышлары да, татар халкының күңел җәүһәрләре дә ярылып ята. Шуңадыр да фильм барышында да картиналар җанлана.
Алия Галиуллина, Таһир Хәсәнов, Татарстан яңалыклары.