Волонтерлар мәктәп кирәк-яраклары тутырылган рюкзак тапкан, ул 10 яшьлек Владислав Хәсәновныкы дип фаразлана. Бу хакта «Татарстан» ДТРКна «Лиза Алерт» эзләү төркеме активистлары хәбәр итте.
Мәктәп рюкзагын волонтерлар Казандагы Авангард урамындагы ике катлы бина янында таптылар. Активистлар табылдыкны полиция хезмәткәрләренә тапшырды. Аларның сүзләренә караганда, рюкзаказда — мәктәп кирәк-яраклары.
Искәртеп узабыз, кичә 10 яшьлек Владислав Хәсәнов мәктәптән кайтмады. Хәзер активистлар малайны эзли.
Нинди дә булса мәгълүматка ия булган һәркемне кайнар линия телефонына (8 (800) 700-54-52) хәбәр итүне сорый.