Казанда волейболчылар Җиңүнең 75 еллыгы кубогын уйнатачак. 24-нче августтан 26-нчы августка кадәр узачак. Хәйрия турнирында Россия җыелма командасы, Новосибирскиның «Локомотив», Казанның «Зенит» һәм Кемеровның «Кузбасс» командалары катнашачак.
Эпидемиологик вәзгыять аркасында Җиңүнең 75 еллыгы кубогы матчлары буш трибуналар белән узачак. Иганәчелек активацияләреннән һәм иганәләрдән алынган акчалар «Буыннар хәтере» хәйрия фондына тапшырылачак, аның төп бурычы — хәрби хәрәкәтләр ветераннарына адреслы югары технологияле медицина ярдәме күрсәтү.