Быел Татарстан мөселманнары Ураза гаетен 13 майда билгеләп үтә. Пәнҗешәмбе көненә туры килгән мөбәрәк бәйрәм республика мәчетләрендә кояш чыгып таң ату белән Коръән укудан башлана.
Авыл җирлегендә бәйрәм намазын кояш чыгып 30 минут узгач башларга тәкъдим ителә, ә республика шәһәрләрендә гает вәгазьләре иртәнге сәгать алтыга билгеләнгән. Казанда Ураза гаете Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин катнашында Тукай урамында урнашкан Галиев мәчетендә үтә. Биредә хафизлар Коръән аятьләрен укый. Сәгать алтыда мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин бәйрәм вәгазен башлап җибәрә.