Казанда туристлар агымы пандемиягә кадәрге дәрәҗәсенә әйләнеп кайтты. Бу хакта шәһәр мэриясе хәбәр итә.
2021 ел нәтиҗәләре буенча Татарстан башкаласына 3 миллион турист килгән. 2020 елда коронавирус пандемиясе аркасында туристлар агымы 1,7 млн кешегә кадәр кимегән.
Туристларның күбесе Мәскәү, Санкт-Петербург, Самара, Уфа, Чабаксар, Екатеринбургтан килгән. Иң күп йөри торган урыннар-Кремль, Бауман җәяүлеләр урамы, Иске Татар Бистәсе, Кремль яр буе. Моннан тыш, туристларга Казан Изге Ана иконасы соборында, «Урам» экстрим-паркында еш булалар.