Анда булачак призывниклар күнегүләр уза, хәрби әзерлек нигезләрен үзләштерә. Ә язгы призывниклар хәзер медцина тикшерүен үтә. Алда аларны хәрби хезмәт көтә, кайберләренә уникаль частьләрдә хезмәт итү мөмкинлеге дә бар. Тулырак киләсе репортажда.
Гадәти тормыштан армия хезмәтенә сукмак хәрби комиссариатта башлана. Хәрби хезмәткә чакырылучылар башта медицина тикшерүен уза. Кирәкле кабинетларны эзлиләр, хәрби белгечлек белән кызыксыналар.
Хәрби хезмәткә чакырылучылар арасында эзтабарлар да бар, бу юнәлеш аларга тормышта үзләрен табарга мөмкинлек бирә. Гадел Гатауллин-эзтабарлар хәрәкәтендә. Ул булачак солдат, элекккеге солдатлар турында да күп нәрсә белә. Берничә экспедициядә катнашкан.
Махсус эзләнү батальоны-Россия Кораллы көчләренең уникаль бүлеге. Хәрби эзтабарлар составына эләгүе җиңел түгел. Гадел өчен ул гадәти Хәтер вахтасына әйләнгән инде.
Россиядә язгы чакырылыш кампаниясендә армиягә 130 мең егет чакырыла. Сәламәтлекләре, белем дәрәҗәләре нигезендә хәрби частьләргә тараталар. Оборона министрлыгында хәрби хезмәткә чакырылучыларның хәрби хәрәкәтләр алып барылган урыннарга җибәрелмәвен билгеләп үттеләр.
Вадим Струминский, Дамир Мөхәммәтханов, Татарстан яңалыклары.