Казанда җәмәгатьчелек Татарстан Республикасының элеккеге мәгълүмат һәм матбугат министры Шамил Хамматов белән хушлашты. Татмедиа бинасында узган соңгы юлга озату мәрасименнән хәбәрчеләребез язмасы.
Вафат булырына ике атна гына элек Шамил Хамматов журналистларның 21 нче съездында катнашты. Хәтта янәшә утырдык. Ул әле сүз көченә ышануын белдереп, дөрес итеп кулланганда максатыңа ирешергә һичшиксез ярдәм итә дип киңәшләр биргән иде. Нәкъ шул хакта Хушлашу мәрасимен алып барган, Татарстан Журналистлар берлеге рәисе Илшат Әминов та искәртте.
Әйе, Шамил Шәмси улы элеккеге буын журналистлык мәктәбен узган тәҗрибәле шәхес иде. Өстәвенә, Шамил Хамматов татар журналистикасының легендасы булган Шәмси ага дәвамчысы. Әтисе исемне мәңгеләштерү чараларында башлап йөрде. Римма Ратникова Шамил Хамматовның әтисе турында хәтерне саклавын билгеләп үтте.
Илдә масштаблы реформалар чорында нәкъ менә Шамил Хамматов республика гаммәви чараларын яңарту процессына җитәкчелек итә. 1991 елдан ул Татарстан Республикасы мәгълүмат һәм матбугат министры булып эшли, 1993-1998 елларда «Татар-информ»агентлыгы генераль директоры урынбасары була. Өч ел дәвамында Татартстан Журналистлар берлеге идарәсе рәисе вазыйфасын да башкара
Хушлашуда «Татмедиа» Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесе Айдар Сәлимгәрәев тә Шамил Хамматов белән бергә эшләгән вакытларын, милли эшкә үз өлешен кертергә тырышуын искә алды. Шамил Хамматовның якыннары соңгы юлга озату мәрәсимен оештыручыларга, кайгы уртаклашучыларга рәхмәтләрен җиткерде.
Шамил Хамматов әти-әнисе янында Яңа Татар бистәсе зиратында җирләнде.
Мөршидә Җиһан, Ирек Хәмидуллин Татарстан яңалыклары.