13 нче сентябрдән -17 сенә кадәр, Казанда Татар яшьләре көннәре уза. Форум быел 33 нче тапкыр үткәрелә. Чараның үзенчәлекләре, катнашучылары һәм программасы турында тулырак «Татар-информ» мәглүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә сөйләделәр.
Быел форумда 23 төбәктән 18 яштән алып -35 яшькә кадәрге яшьләр җыела. Төп максат – татар мәдәниятен, мәгарифен, татар телен һәм милли традицияләрне саклау буенча уртак эшне көчәйтү мәсьәләләрендә төрле төбәкләрдән килгән барлык татар яшьләре оешмаларын берләштерү.
5 көн дәвамында төрле остаханәләр, җыр, бию, татар теле, татар мәдәнияте, гореф-гадәтләре буенча дәресләр үткәрелә. Шулай ук Форумда «Идел кызы», «Идел егете», Татар яшьләре көннәре лидеры да сайлана.