Казанда “Татар кызы-Татар егете” шәһәр бәйгесенең финалы узды. Җиңүчеләр Мәскәү районы укучылары. Фикерләү сәләтен тикшерү, заманча татар спектакльләреннән өзекләр, милли аш-суга осталык яшьләрне тагын нинди биремнәр көтте. Айзилә Батырханова сюжетында.
Татар кызы- Татар егете. Бу бәйге күңел ачу өчен генә түгел, ә шушы тамаша аша, татар халкының йөзек кашы булган гореф-гадәтләребезне кире кайтару, туган телебез- татар теленә ихтирамлы мөнәсәбәт булдыру, гаиләләрдә халкыбызның асыл сыйфатларын күрсәтү! Быел бәйге Татарстан Республикасы президенты каршындагы татар телен һәм татарстан республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе ярдәме белән үткәрелде.
Замана татар баласы ул нинди? Катнашучылар шул сорауга җавап эзләде.
Иң катлаулы бирем 30 секунд эчендә туган як турында танылган фәлсәфәчеләрнең фикерен дәвам итү. Монда инде татарча фикерли белү-белмәү сыналды.
Ә инде спектакльләрдән өзекләр күрсәткәндә, жюри әгъзалары һәм мәртәбәле кунаклар үзләрен театрда утырган кебек хис итте. Чөнки катнашучылар үзләренең иҗади сәләте белән таң калдырды.
2022 елда Татар егете исеменә Ислам Шәйдуллин, Ә Татар кызы исеменә Рәсинә Закирова лаеклы дип табылдылар.
Айзилә Батырханова, Ирек Хәмидуллин, Татарстан яңалыклары.