Танылган балалар хирургы, БРКХ пешү бүлегенең, травматология һәм ортопедия бүлегенең мөдире Яхия Мостафина вафат булды. Узган шимбәдә талантлы табибның гомере өзелде. Аңа 75 яшь иде. Бу хакта Instagramда Балалар Республика клиник хастаханәсенең рәсми аккаунтында хәбәр ителә.
Яхия Мостафина медицинага 56 ел гомерен багышлаган, аларның 28елы БРКХдә эшләгән, анда соңгы 10 елда травматология һәм ортопедиянең пешү бүлеген җитәкләгән.