2025 елда Казанда спортның Су төрләре буенча дөнья чемпионатына хай-дайвинг буенча ярышлар үткәрү өчен дөньядагы беренче ябык Спортның су төрләрен үстерү үзәге төзеләчәк. Аерым алганда, 15-18 мең урынлык йөзү һәм синхрон йөзү өчен күпфункцияле арена төзү күздә тотыла. Аның территориясендә вакытлыча ике зур бассейн төзеләчәк, аннары алар ил төбәкләрендә капиталь төзелеш буларак урнаштырылачак. Арена үзе Идел буе федераль округында ел әйләнәсендә эшли торган бердәнбер күп функцияле физкультура-спорт, мәдәни һәм ял итү үзәге булачак.