Россиядә Эшмәкәрләр көнен билгеләп үттеләр. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов республика бизнес вәкилләрен һөнәри бәйрәмнәре белән котлады.
Президент эшмәкәрләр белән очрашты. Анда эшмәкәрләрне борчыган кискен проблемалар, аларны хәл итү, Көнбатыш санкцияләре шартларында ярдәм итүнең яңа чаралары турында фикер алыштылар. Татарстанда хәзер кече һәм урта бизнеста 800 меңгә якын кеше эшли. Республика Президентына яңа перспектив проектларны күрсәттеләр. Рөстәм Миңнеханов барлык бизнес-берләшмәләргә дә ярдәм итәргә вәгъдә бирде.