Бүген Казанда социаль ипотека буенча төзелгән күп фатирлы торак йортка тантаналы рәвештә күченү булды. Белые Росы ур, 15 нче йорт адресы буенча урнашкан яңа төзелештә сәламәтлек саклау өлкәсендә эшләүчеләр өчен 96 фатир бүлеп бирделәр.
Тантанада Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, Россия Сәламәтлек саклау министрының беренче урынбасары Виктор Фисенко һәм республиканың сәламәтлек саклау министры Марат Садыйков катнашты. Бу турыда Татарстан Президентының матбугат хезмәте хәбәр итте.
«Бүген медицина хезмәткәрләренең 96 гаиләсе яңа төзекләндерелгән фатирларны социаль ипотека программасы буенча алачак. Бу йорт сезгә бәхет китерүен телим. Сез яңа уңайлы бистәдә яшисез, монда бик кызыклы географик мөмкинлек бар. Бу вакыйга белән котлыйм», — дип мөрәҗәгать итте Рөстәм Миңнеханов тантанада катнашучыларга.