Казанда синхронлы йөзү буенча Россия Чемпионаты башланды. Ул 28 ноябрьгә кадәр дәвам итәчәк.
Казанда турнир бишенче тапкыр уза. Ул барлык санитар нормаларны үтәп, тамашачылар катнашында үтә. Арена илле процент тамашачыларны гына сыйдыра. Турнирда Россиянең 14 төбәгеннән 300 гә якын спортчы катнашыр дип планлаштырыла. Тик ике төбәк вәкилләре ярышларда катнашудан баш тарткан – берничә спортчыда коронавирус тапканнар. Ярышларда Татарстаннан 18 спортчы катнаша. Чемпионат соло, ирекле программа, төркемдә йөзү, техник программа һәм дуэтлар категорияләрендә үтә.