Көлегез, көлегез –файдасы күп белегез! Шат күңелле шаяннар һәм тапкырларның “ӘйдәШаяРТ” фестивале башланды. Фестиальнең үзенчәлекләрен Динә Нәҗметдинова да күреп кайтты.
Әлеге фестивальга әзерләнү дүрт көн элек “Байтик” лагерендә башланып китте. Монда командалар әзер булган чыгышларын тәкъдим иттеләр, ә инде КВН өлкәсендә профессионал булган редакторлар булган хаталарны төзәтергә һәм кайбер мәзәкләрне башкага үзгәртергә куштылар.
Фестиваль быел икенче тапкыр үткәрелде. Барысы 100дән артык катнашучы, 21 команда. Хәтта Пенза һәм Мәскәү шәһәрләреннән дә килгәннәр иде. Һәрбер команданың үзенчәлекле образлары, кызыклы мәзәкләре тамашачыны битараф калдырмадылар.
Жюри әгъзәләре һәрбер чыгышка моңсу яки елмая торган смайл куеп, комментарийлар биреп бардылар. 5 елмая торган смайл куелса- команда икенче турга үтә дигән сүз, араларын да 3 моңсу, 2 елмая торган смайл куелган командылар да булды. Әлеге командыларга жюри әгъзәләре файдалы киңәшләр бирделәр һәм катнашучыларга үзләренең чыгышларын тагын бер тапкыр анализларга куштылар.
Сәхнәгә чыгар алдыннан катнашучылар бик дулкынланалар, аеруча сүзләрен онытырга куркалар, ләкин мондый очракта импровизация ярдәмгә килә.
Күптән көтелгән Әйдә, ШаяРТ фествиаленең 1 туры азагына якынлашты. Кайбер командылар төшеп калды, ә инде 5 елмая торган смайл алган командылар, тиздән икенче турга әзерләнә башлыйлар.
Динә Нәҗметдинова, Динар Мөхәммәтханов, Татарстан яңалыклры.