Казанда дәүләт эшлеклесе, сәясәтче, икенче, өченче, дүртенче чакырылыш ТАССР Югары Советы Президиумы рәисе урынбасары Шакир Әхтәмовка истәлек тактасы куелды.
Кырыгынчы еллар башында Шакир Әхмәтҗан улы партиянең Буа райкомы секретаре булып эшли. Сугыш вакытында Буа станциясендә Зөя – Ульяновск тимер юл линиясен төзүне җитәкли. Ул партия съездлары делегаты, икенче, өченче чакырылыш ТАССР Югары Советы депутаты була.
Шакир Әхтәмов Ленин, Хезмәт Кызыл Байрагы, Почет Билгесе орденнары, башка дәүләт бүләкләре белән бүләкләнгән. Казан үзәгендәге Николаев урамы 5-нче номерлы йорт фасадында истәлек тактасын тантаналы рәвештә ачтылар. Сәясәтче хезмәттәшләре һәм фикердәшләре аны кеше һәм парламентарий буларак искә алдылар.