Казанда шәһәрнең ике төп чыршысы ачылды. «Казан» гаилә үзәгендә һәм Кремльдә.
Гео Казан
Әлегә сынау режимында гына булса да, Кремльдә бәйрәм мәйданчыгы эшли башлады. Быел аны беренче тапкыр оештырдылар. 15 гыйнварга кадәр биредә кала халкы һәм кунаклар өчен Яңа ел ярминкәләре, спектакльләр куелган кышкы программа була, балалар мастер-класслары һәм Казан төркемнәре чыгышлары узар дип көтелә. Рәсми ачылышы бу якшәмбегә билгеләнгән