14 нче апрельдән Казанда сезонлы бакчачылык маршрутлары яңадан эшли башлаячак. Гадәттә алар, 30 нчы апрельдә йөри башлый иде, әмма җылы һава торышы урнашу сәбәпле, быел автобусларны иртәрәк эшләтеп җибәрү турында карар кабул ителде. Автобуслар көн саен алты маршрутта иң популяр юнәлешләр буенча йөриячәк. Тулырак мәглүматны казан транспорт сайтыннан, шулай ук кайнар линия телефоны аша да белешергә мөмкин.Алты автобус маршрутлары номерларын сез экраннарда күрә аласыз.