Казанда мәшһүр композитор Сара Садыйковага һәйкәл һәм атаклы тетар эшлеклесе, драматург Кәрим Тинчурин бюсты барлыкка киләчәк. Кәрим Тинчуринның бюстын сентябрьдә урнаштырырга ниятлиләр.
Ә Габдулла Тукай урамындагы 58нче йорт янында композитор Сара Садыйкова скверы булачак, һәйкәл дә шунда куелыр дип көтелә. Якын арада барлык мәдәни объектларда урнаштырылган истәлек такталарын яңарту һәм күренекле шәхесләргә багышлап шундый яңа такталар кую планлаштырыла.