Якутиядә Татарстан көннәре. Казанда Татарстан республикасы вәкилләренең Якутия АССР төзелүгә 100 ел тулу уңаеннан бәйрәм чараларында катнашу мәсьәләләре буенча фикер алыштылар.
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Казанда Саха — Якутия Республикасы Хөкүмәте рәисе Андрей Тарасенко белән очрашты. Ул Татарстанга эш визиты белән килде. Уртак проектлар турында фикер алыштылар. Татарстан Президенты уртак чаралар уздыру төбәкара элемтәләрне үстерүгә яңа импульс бирәчәк, дигән ышаныч белдерде.
Рөстәм Миңнеханов халыкара проектларны гамәлгә ашыру турында ЮНЕСКО эшләре буенча Россия Федерациясе Комиссиясенең Җаваплы секретаре Григорий Орджоникидзе белән сөйләште. Татарстан Президенты җаваплы секретарьгә Республика алдындагы казанышлары өчен дәүләт бүләген тапшырды.