Казанда елның көтеп алынган колачлы бәйрәме — Сабантуе гөрләп узды. Җыр-бию, милли уеннар, мәйданны дер селкеткән көрәшне халык күтәреп алды.
Сабантуйны башкаланың Аккош күле буенда да бәйрәм иттеләр. Бу мәйданчыкны әле 80 нче еллардан ук казанлылар да яратып караган. Катнашучыларны республика Рәисе һәм шәхсән үз исеменнән Фәрит Мөхәммәтшин котлады. Парламент рәисе Татарстанның милли хуҗалыклар белән танышты.
Милли хуҗалыкларда — халык көнкүреше, гореф-гадәтләре. Кама Тамагы мәйдан кунакларына сабан бәйрәме тарихын тәкъдир итте. Тукучылык традицияләре, алар Иделдә һәрвакыт булган. Хәзер бу эшкә балаларны да өйрәтәләр.
Кама тамагының тагын бер осталыгы — балык тоту. Хуҗалыкта теләге булган һәркем балык тотып карады.
Фәрит Мөхәммәтшинга халык кәсепләре, милли аш — су әзерләү ысуллары, гасырлардан килгән заманча символлар күрсәтелә. Театрләштерелгән күренештән соң, Парламент Рәисе катнашучыларны Татарстан Рәисе исеменнән котлады һәм үзенең хис-кичерешләре белән уртаклашты.
Берәүләр өчен — традицияләргә хөрмәт күрсәтү, икенчеләр өчен үз ялыңны төрлеләндерү, туганнар, якыннар белән очрашу мөмкинлеге.
Дистәләгән уеннар һәм бәйгеләр. Башкала халкы һәм кунаклары өчен кичкә кадәр Татарстан эстрадасы артистлары чыгыш ясады.
Алия Галиуллина, Дмитрий Второв, Эдуард Мөхәммәтҗанов, Татарстан яңалыклары.