Шәһәрне белү, ышанычлы йөрү, беренче ярдәм күрсәтү күнекмәләре һәм пассажирлар белән әдәпле аралаша белү-иң яхшы машина йөртүче критерийлары әнә шундый. Казанда Россиядә таксида иң яхшы йөртүче исеменә конкурс узды, тулырак киләсе репортажда.
Змейка, параллель парковка, гаражга керү һәм теория – барысы да автомәктәптәге кебек. Һәр кешенең машина йөртү тәҗрибәсе зур булса да, конкурсантлар барыбер дулкынлана.
Автомобиль өстендәге су тутырылган стаканнан суның тамчысын да түкмәскә –такси йөртүчеләргә иң катлаулы биремнәрнең берсе шул булды.
Стаканны бераз селкетте инде, кайберәүләр суны түктең, икенчеләре бераз гына диде. Кызык булды.
Ярышта катнашучылар юл хәрәкәте кагыйдәләрен белүгә, автомобильне урнаштыруга, беренче ярдәм күрсәтүгә кагылышлы 20 сорауга җавап бирергә тиеш иде, Татарстан тарихы турында да сораулар булды.
Проектның төп максаты —такси йөртүче һөнәрен популярлаштыру, җиңел таксида пассажирлар йөртү иминлеген арттыру һәм такси йөртүче һөнәрен камилләштерү.
Татарстанның төрле шәһәрләреннән 15 катнашучы төбәк дәрәҗәсендә иң яхшы исем өчен көрәште. Җиңүче Сочига Формула-1 трассасын яулар өчен Бөтенроссия конкурсына җибәрелә.
Алсу Хәбибуллина, Владимир Юрков, Татарстан яңалыклары.