Казанда Республика клиник йогышлы авырулар хастаханәсенең яңа корпусы ачылды. Ул биш йөзгә кадәр пациентны кабул итәргә әзер. Татарстан Президенты йөкләмәсе буенча дүрт катлы бина 100 көн эчендә торгызылды.
Бу зур казаныш. 100 көн эчендә салынган корпуста барлык уңайлыклар тудырылган, заманача җиһазлар куелган. Йогышлы авырулар хастаханәсенең яңа корпусы ачылышында республика җитәкчелегенә дә, төзүчеләргә дә рәхмәт сүзләре әйтелде.
Яңа блокны Россия Сәламәтлек саклау министры Михаил Мурашко һәм төзелеш инициаторы — Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов ачты. Коронавирус пандемиясенә каршы республика җитәкчелеге тиз арада эшкә күчте.
Рөстәм Миңнеханов төзелешне шунда ук үзе контрольгә алды, эш барышында объектка берничә тапкыр тикшерергә килде. 500 урынга исәпләнгән заманча дүрт катлы бина пациентларны кабул итәргә әзер. Яңа корпуста-югары технологияле медицина җиһазлары, үпкәләрне ясалма җилләтү аппаратлары, томографлар, флюография,УЗИ, эндоскопик җиһазлар.
Федераль хөкүмәт башлыгы Михаил Мишустин проектның алдан тиешенчә уйланылган булуын, сыйфатлы итеп үтәлүен югары бәяләде.
120 боксның һәрберсе санузел белән җиһазландырылган. Караватлар янында-табибны чакыру төймәләре. Кислород һәм сулыш бирү аппаратлары-эчтә, ә менә телевизорлар-тышкы якта.
Михаил Мурашко Россия Сәламәтлек саклау министры
Коронавирус авырулары белән хәл җайга салынгач, биредә йогышлы авыруларга каршы консультатив, диагностика- дәвалау үзәге оештырыла. Үз лабораториясе, балалар корпусы да булыр дип көтелә.