Россия Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле каршындагы Совет утырышында яңа коронавирус инфекциясе таралу шартларында икътисадны җайга салу турында сүз барды.
Киңәшмәне Игорь Комаров үткәрде. Анда видеоконферения цэлемтә режимында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашты. Ковид төбәкләр икътисадына җитди йогынты ясады, мәшгульлек режимы үзгәрүгә яки эштән азат ителүгә миллион ярым кеше юлыкты. Субъектлар федераль дәрәҗәдә нәтиҗәле дип табылган ярдәм чараларын тиз әзерләде.
Ә Казанда Республика йогышлы авырулар хастаханәсенең икенче корпусы инде яртылаш әзер. Дүрт катлы бина 234 урынга исәпләнгән. Тапшыру вакыты-15 августка билгеләнгән. Рөстәм Миңнеханов темпларны киметмәскә һәм барлык эшләрне шушы вакытка кадәр бер атна алдан тәмамларга өндәде.
Август ахырына Зур Казан боҗрасын торгызуның беренче этабында да эшләр төгәлләнәчәк. Рөстәм Миңнехановка объектны 90 процентка әзер, дип хәбәр иттеләр. Мидхәт Булатов урамынан алып, Борисковскога кадәр участокта дүрт полосалы юл барлыкка киләчәк. Параллель рәвештә төзелеш эшләре икенче этапта да алып барыла.
Ә Кабан күле яр буен реконструкцияләүнең икенче чираты нәтиҗәләрен инде бәяләргә мөмкин. Камал театры янындагы территорияне төзекләндерделәр. Шулай ук җәй ахырына кадәр Назарбаев урамына кадәрге участокта пирс, амфитеатр, спорт мәйданчыгы, җәяүлеләр һәм велосипедчылар өчен яңа зоналар барлыкка киләчәк. Миллениум күпере янында параллель рәвештә экстрим-парк төзелә. Аны 10 көннән соң тапшырачаклар. Ә соңыннан Рөстәм Миңнеханов «Казан»милли-мәдәни үзәген төзекләндерүнең торышын карап чыкты.