Казанда ел ахырына кадәр 157 яңа автобус йөри башлый.
Казанда ел ахырына кадәр 157 яңа автобус йөри башлый. Бу көннәрдә КАМАЗ җитештергән 20 автобустан торган беренче партия икенче номерлы «АТП базасына китерелде. Хәзер аларны шәһәр маршрутларына чыгарга әзерлиләр. 96 кешене сыйдырышлы яңа газ-мотор автобуслары кондиционерлар белән җиһазландырылган. Шулай ук өстенлекләр арасында ягулыкның аз тотылуы, экологик яктан уңайлы булуы да бар.