Казанда муниципаль парковкаларның эш режимы үзгәрде.Хәзер эш көннәрендә иртәнге сәгать сигездән кичке җидегә кадәр парковка өчен түләргә кирәк. Ял һәм бәйрәм көннәрендә машинаны бушлай калдырырга була. Бу хакта шәһәр транспорт комитетынан хәбәр иттеләр. Муниципаль парковкада беренче 15 минут түләүсез кала — бу йөкне тоткарлыксыз китерүгә яки пассажирларны утыртуга билгеләнгән вакыт.