15 нче сентябрьдә Казанда «Пациентлар өчен канның куркынычсыз компонентлары» хәйрия донорлык акциясе уза. Кан алу Җиңү проспекты, 85 адресы буенча урнашкан Республика кан үзәгендә 8:00 дән 12:00 гә кадәр үткәрелә.
Авырлыгы 55 килограммнан да ким булмаган шәһәрлеләр донор була ала. Оештыручылар акциядә катнашучыларга истәлекле сувенирлар бүләк итәчәкләр.Чара ел саен 17 нче сентябрьдә билгеләп үтелә торган Бөтендөнья пациентлар куркынычсызлыгы көненә багышлана