2022 нче елның 5-11 нче декабрь көннәрендә Казанда «Һөнәр» 14 Бөтенроссия яшь режиссура фестивале башланып китте.
2009 нчы елда Галиәскар Камал театры башлангычы белән тормышка ашкан «Һөнәр» фестивале 10 ел буе әлеге театр канаты астында уздырылды. Ә 2019 нчы елдан башлап, «Һөнәр» Бөтенроссия яшь режиссура фестивален Габдулла Кариев театры оештыра башлады. «Һәм бу «күчеш» үзен аклады, чөнки нәкъ менә яшьләр театрында яшь режиссерлар үзләрен актив күрсәтә ала, монда яңа иҗади элемтәләр формалаша», – дип билгеләп үткән иде Татарстан Республикасы мәдәният министры Ирада Әюпова узган елгы фестивальдә кунакларны һәм катнашучыларны сәламләү сүзендә. Фестиваль Татарстанның Мәдәният министрлыгы һәм Театр әһелләре берлеге белән берлектә гамәлгә ашырыла.
Быел фестивальгә Татарстан Республикасы театрлары белән беррәттән, Санкт-Петербург, Владимир һәм Чиләбе театр коллективлары да килде. Фестиваль афишасына 19 спектакль кергән, барлыгы 15 театр коллективы катнаша. Фестиваль кысаларында ике премьера көтелә. «Һөнәр» спектакльләрен барлыгы 8 театр мәйданчыгында карап булачак, шуларның 6сын – Казанда, Чаллы һәм Әлмәт театрында күрсәтү планлаштырылган.
Быел фестиваль нигезләмәсенә үзгәрешләр кертелде. Хәзер «Һөнәр»дә 40 яшькә кадәр булган режиссерлар катнаша ала. Бу елдан башлап, яшь тамашачылар һәм яшьләр театрлары спектакльләренә өстенлек биреләчәк. Беренче елларында «Һөнәр» режиссерлар өчен вакансияләр ярминкәсе буларак кабул ителә иде, ләкин соңгы вакытта хәл үзгәрде. Программада үзләре яшь булсалар да, инде режиссер буларак өлгергән профессионалларның эшләре тәкъдим ителә. Ләкин оештыручылар режиссер һөнәренә яңа гына аяк басып килүчеләр турында да онытмый.
Фестивальдә елдагыча белем бирү программасы да каралган, анда режиссерлар һәм театр тәнкыйтьчеләре белән иҗади очрашулар көтелә.
«Һөнәр» XIV Бөтенроссия яшь режиссура фестиваленең эксперт советы әгъзалары, барысы да милли театрлар белән яхшы таныш: Глеб Ситковский – театр тәнкыйтьчесе, Владимир Кантор – театр белгече һәм тәнкыйтьчесе, Жанна Зарецкая – театр тәнкыйтьчесе. Шулай ук быелгы «Һөнәр» фестиваленең экспертлары арасында милли белгечләр һәм яшьләрдән торган жюри да була.
Фәннур Хәсәнов, Илдар Гәләветдинов, Татарстан яңалыклары.