Казанда муниципаль парковкаларның ташламалы эш режимы сентябрьгә кадәр озынайтылды. Хәзер парковка өчен түләү эш көннәрендә иртәнге җидедән кичке алтыга кадәр алына. Калган вакытта, шул исәптән шимбә, якшәмбе һәм бәйрәмнәрдә, парковка түләүсез. Көз башында парковкаларның яңа эш режимы билгеләнә. Рестораторлар фикеренчә, бу ярдәм чарасы клиентларны җәлеп итәргә ярдәм итә, чөнки аларга үз автомобильләрен бушлай калдыру уңайлы.