Казанда мобилизацияләнгән гаиләләргә ярдәм итү чаралары гамәлгә керде. Ә нинди ярдәм икәнен хәбәрчеләребез ачыклады.
Светлана Торгашованың ике кызы бар.Олысы 3 нче сыйныфта укый, ә кечесенә 8 ай. Сентябрь азагында аларның әтиләре мобилизацияләнгән.
Транспорт карталары бигрәк тә Батыр дип аталганнары Казанда яшәүче гаиләләргә бирелә.
Казан шәһәре Вахитов һәм Идел буе районнары администрациясенең мәдәният бүлеге эксперты
Ташламалы йөрүдән тыш, Казанда мобилизацияләнгән балалар өчен мәктәпләрдә ике тапкыр кайнар туклану да бушлай булды. Ата-аналарга уку учреждениесе администрациясенә гариза бирергә кирәк. Ә картаны алу өчен беркайда да барырга кирәкми. Мэрия хезмәткәрләре үзләре килә..
Карталарның күпчелеге ял көннәрендә үк бирелгән. Бөтен эш гаиләләрнең социаль паспорты буенча аерым алып барыла. Индивидуаль рәвештә карта буенча башка ташламаларны да сайларга мөмкин. Әйтик, батыр бассейннарга, манежларга, тренажер залларына, шулай ук дәүләт музейларына, театрларга, зоопаркларга, филармониягә һәм концерт залларына бушлай йөрергә хокук бирә