18нче сентябрь көнне Казанда «Милләт кроссы – 2021» уза. Стартка теләге булган һәркем чыга ала – һөнәри спортчылар, спорт ветераннары, балалар, студентлар һәм мөмкинлекләре чикле булган кешеләр. Катнашучылар 1000, 2000 һәм 3000 метрга өч дистанцияне узачак. Трасса Казансу елгасы яры һәм «Урам» экстрим-паркы территориясендә узачак.
Спорт бәйрәме 9:00 сәгатьтә барлык санитар-эпидемиологик таләпләрне үтәп башлана. Стартка беренчеләрдән булып 2012 елгы һәм аннан кечерәк спортчылар чыгачак. Аларга 1000 метр дистанцияне җиңәргә кирщк. Спорт бәйрәмендә катнашучылар һәм кунаклар өчен шәһәрнең иҗат һәм спорт коллективлары катнашында күңел ачу программасы әзерләнгән. Ярышларга «Мин тавыш бирдем!» браслетларында килгән казанлылар «Хезмәткә һәм оборонага әзер» истәлекле сувенирлары ала.
Кросста катнашу өчен мандатлы комиссиядә теркәлергә кирәк, ул 14-нче сентябрьдән башлап көн саен 10:00 сәгатьтән18:00 сәгатькә кадәр Үзәк стадионда Ташаяк урамы, 2а адрес буенча эшли: теркәлү 18нче сентябрьдә, ярышлар көнендә, «Милләт кроссы»ның старт тупланмасы алдыннан 8:30 сәгатьтә дәвам итә. Тулырак мәгълүмат Казан спорт комитетының социаль челтәрләрендә урнаштырыла.