Казанда метроның икенче линия станцияләре исемнәрен сайлау буенча сораштыруның икенче этабы башланды. Вариантлар арасында-ТАССРның йөзьеллыгы исемендәге, Кол Гали, Парковая станцияләре. Алар тулысынча башкала мэриясе сайтында тәкъдим ителгән.
Һәр станция өчен тәкъдим ителгән вариантларның берсен Казан Мэриясе порталында сайлап алырга мөмкин . Сораштыруның беренче этабы узган елның язында үткәрелгән иде. Ул чакта тәкъдим ителгән барлык вариантларны да җыеп, экспертлар каравына тәкъдим ителде. Сайлап алганнан соң, иң кызыклы исемнәр интернет-тавыш бирүгә куелды.